Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 156 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 17 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Республика юлларында 295 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 211.

Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 22 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4123 кеше килгән, 4219 пассажир киткән.

2 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән, көньяк районнарда аз гына яңгыр явачак, иртән томан, җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр. Температура: +2...+7 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International