«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең хезмәт күрсәтү полигонында «Без – Җиңү варислары!» исемле рәсем конкурсы старт алды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

«Содружество» шәһәр яны компаниясе 9 Май бәйрәменә багышланган «Без – Җиңү варислары!» исемле рәсем конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурска унбиш яшькә кадәрге балаларның рәсемнәрен кабул ителә. Эшләр төрле техникада кулдан башкарылырга мөмкин.

Икенче якта авторның фамилиясе һәм исеме, яше, яшәү урыны һәм элемтә телефоны күрсәтелергә тиеш. Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны 89196367138 телефоны буенча белергә була.

Әзер эшләрне түбәндәге адрес буенча җибәрергә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Г. Камал урамы, 11 йорт («Содружество» АҖ офисы) яки электрон почтага sodr_andreeva@mail.ru.

Конкурс нәтиҗәләре 30 апрельдә «Содружество» шәһәр яны компаниясе сайтында www.sodruzhestvoppk.ru һәм ВКонтакте битендә vk.com/sodrppk урнаштырылачак. Иң яхшы рәсемнәр авторларына бүләкләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International