30 март көнне Горький тимер юлы «Җир Сәгате» халыкара экологик акциясенә теләктәшлек күрсәтәчәк. Җирле вакыт белән 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр Горький магистрале чикләрендә барлык вокзалларда биналарның архитектур-сәнгать яктыртылуы һәм озак ял итү бүлмәләрендә һәм көтү залларында өстәмә яктырту туктатылачак.
Максаты – бөтен шәһәр һәм ил халкының игътибарын планетадагы байлыкларның чикләнгән булуына җәлеп итү һәм аларга сакчыл карашка өндәү.
Горький тимер юлы – РТЮ филиалы җитәкчелеге ресурсларны сак тоту технологияләрен кертүгә һәм куллануга зур игътибар бирә. Аерым алганда, вокзалларда агынты суларны чистартуның заманча системалары, светодиод яктырту, чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырыла.
Тимер юл транспорты - экологик яктан иң чиста транспорт төрләренең берсе. Шул ук вакытта Россия тимер юллары үзенең табигать саклау эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен көч куя.
Исегезгә төшерәбез, «Җир Сәгате» – Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан үткәрелә торган халыкара вакыйга. Акциядә катнашучылар - шәхси затлар, оешмалар, муниципаль берәмлекләр, коммерция оешмалары – кешелек игътибарын әйләнә-тирәлек проблемаларына җәлеп итү, климат үзгәрү һәм табигатьтән рациональ файдалану проблемаларына җәлеп итү өчен 1 сәгатькә утны һәм башка мөһим булмаган электр приборларын сүндерәчәкләр.