«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 2 апрельдән Ярославльгә һәм кире якка очышлар программасын яңарта. Рейслар 50 урынлы CRJ-200 һава судноларында сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Сишәмбе көнне Казаннан очыш 16:50 сәгатькә билгеләнгән, Ярославльдән очыш - 19:00 сәгатьтә. Казан - 20:20 сәгатьтә. Якшәмбе көннәрендә Казаннан очыш - 10:00 сәгатьтә, Ярославльдән 12:00 сәгатьтә башкарыла, Казанга килү - 13:15 сәгатьтә.
Авиабилет бәясе бер якка, авиакомпания сайтында сатып алу шарты белән, 2 590 сум тәшкил итәчәк. Авиабилетларны барлык авиакассаларда һәм авиакомпаниянең рәсми сайтында https://uvtaero.ru сатып алырга мөмкин.