27 мартта Лондонда World Airport Awards 2019 иң яхшы аэропортларны бүләкләү тантанасы узды, анда Skytrax консалтинг компаниясе алтынчы тапкыр «Казан» халыкара аэропортына премия тапшырды, шуның белән аны «Чанги» халыкара аэропорты (Сингапур), Лондонның «Хитроу» аэропорты, Токио, Абу-Даби, Цюрих, Мюнхен, Лос-Анджелес һәм башка бөтендөнья аэропорт тармагы лидерлары исемлегенә кертте.
Моннан тыш, Казан аэропорты Best Airport Staff in Russia & CIS - Иң яхшы аэропорт персоналы номинациясендә премия алган Россия һәм БДБ илләренең беренче һәм бердәнбер аэропорты булды.
Бүләк аэропорт хезмәтләренең пассажирлар белән хезмәттәшлеге һәм хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлелеге мәсьәләләрендә аеруча зур казанышлар, персоналның дустанә һәм игътибарлы мөнәсәбәте, пассажирларга хезмәт күрсәтүдә инновацион технологияләр кулланганы өчен тапшырылды.
«Казан» халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры Алексей Старостин:
«Аэропортларның бик конкурентлы төркемендә булганда, без даими рәвештә югары технологияле җайланмалар үстерәбез һәм гамәлгә кертәбез, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын камилләштерәбез һәм үзебезнең пассажирларга яңа төр сервислар тәкъдим итәбез. Әйтик, без Россиядә һәм БДБда беренчеләрдән булып электрон утырту талоннары белән эшли башладык. Шуңа күрә һава гаване пассажирлар белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә иреште дип кыю рәвештә әйтергә була.
Без Skytrax компаниясеннән хезмәттәшләргә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең өчен бу бүләк – сервис хезмәте күрсәтүне яхшырту эшен дәвам итүгә зур этәргеч».
Best Airport Staff in Russia & CIS бүләкләреннән тыш, «Казан» халыкара аэропорты Skytrax версиясе буенча Best Regional Airport Russia & CIS - Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы региональ аэропорты исеменә биш тапкыр лаек булды, шулай ук Skytrax компаниясенең «4 йолдыз» рейтингына ия булды.
World Airport Awards от Skytrax премиясе дөньякүләм гражданнар авиациясендә иң объектив һәм дәрәҗәле бүләкләрнең берсе булып тора, ул «Оскар»ның эквиваленты санала. Аэропортларның рейтингы хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча иң зур тикшеренүләр ярдәмендә формалаша. Шул ук вакытта пассажирларның бәяләмәләре һәм эксперт бәяләмәсе нигез итеп алына.