«Нордавиа» авиакомпаниясе «Бигеш» аэропортыннан Симферопольгә даими рейслар ача

2019 елның 22 марты, җомга

2019 ел очышларының җәйге җәдвәле кысаларында «Нордавиа» авиакомпаниясе «Бигеш» халыкара аэропортыннан Симферопольгә даими рейслар ача.

Очышлар программасы 6 июньнән 29 августка кадәр түбәндәге җәдвәл буенча формалаштырылган: Симферопольдән очыш 09:05, Бигештән - 12:50. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. 

Очу өчен уңайлы заманча Boeing 737-500 лайнерлары кулланыла.

«Нордавиа»ның даими рейсларына авиабилетларны www.nordavia.ru, nbc.aero сайтларында һәм шәһәр кассаларында сатып алырга мөмкин.

Рейсларның тулы җәдвәлен белергә һәм авиабилетларны броньларга мәгълүмати-белешмә хезмәтенә 8 800 200 1819 телефоны буенча  (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International