1 майдан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Таулы Алтайга һәм кире якка очышлар программасын яңадан башлап җибәрә. Рейслар 50 урынлы CRJ-200 һава судларында чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Җирле вакыт буенча Казаннан очыш - 02:30, Таулы Алтайдан - 11:00 сәгатьтә. Очу 3 сәгатьтән артык булачак.
Авиабилет бәясе, авиакомпания сайтында (https://uvtaero.ru) сатып алынган очракта, бер якка 2 590 сум күләмендә билгеләнгән. Авиабилетлар сатуга килгән инде.
Рейслар турында өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга мөмкин.