«Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе 20 мартта Казан-1 станциясенең шәһәр яны вокзалында 13.30 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Пассажирлар көнен оештыра. Барлык теләүчеләр дә сораулар бирә һәм шәһәр яны тимер юл комплексы эше турында фикерләр калдыра алачаклар.
Акция барышында ел саен үткәрелә торган «Телевидение» халыкара фестиваленә багышланган бию перфомансы узачак. Пассажирлар өчен «Пантера» камера балеты артистлары бию, театр һәм гимнастика синтезын тәкъдим итүче номерлар белән чыгыш ясаячак.