Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан-Әстерхан юнәлешендә очышлар башлый

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 2 апрельдән Казан-Әстерхан юнәлешендә очышлар башлый. Исегезгә төшерәбез, узган елның көзендә Әстерхан өлкәсе җитәкчелегенең Татарстанга визиты вакытында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Башланган хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе - ике төбәк башкалалары арасында даими авиаэлемтә ачу.

Рейслар атнага өч тапкыр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 50 урынлы CRJ-200 һава судларында башкарылачак. Авиабилет бәясе бер якка, авиакомпания сайтында сатып алу шарты белән, 2 590 сум тәшкил итәчәк.

«ЮВТ АЭРО» АҖнең коммерция директоры Станислав Козленко фикеренчә, әлеге юнәлеш перспективалы. Элек Казаннан Әстерханга һәм кире якка Мәскәүдә күчеп утырып кына барып була иде. Мондый сәяхәткә, кагыйдә буларак, 5-6 сәгать вакыт китә иде. Хәзер исә «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе белән очыш 2 сәгатьтән кимрәк вакыт алачак.

Рейслар турында белешмәләрне һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International