Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 11 мартындагы 170 нче номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төбәк әһәмиятендәге яки муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында»гы карары кабул ителде. Документ нигезендә, 15 апрельдән 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында йөк ташучы яки йөксез авырлыгы 6 тоннадан артык булган транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнә.
Шулай ук 20 майдан 31 августка кадәр, көндез һава температурасы 32 градустан югары булганда, төбәк әһәмиятендәге асфальт-бетон өслекле автомобиль юлларында авыр йөк ташучы транспорт чаралары өчен вакытлыча чикләмә кертеләчәк.
Документ белән министрлык сайтының «Юл хуҗалыгы» бүлегенең «Хәрәкәтне чикләү» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.