Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында транспорт чараларын компримацияләнгән табигый газга яңадан җиһазландыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖнең Казандагы филиалы, аккредитация узган яңадан җиһазлау үзәкләре һәм Татарстанның таксомоторлы ташу вәкилләре катнашты.
Транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерүне стимуллаштыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте карар кабул итте. Ул транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерүне гамәлгә ашырган шәхси эшмәкәрләргә һәм физик затларга субсидия бирүне күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, компримацияләнгән табигый газ бензин һәм дизель ягулыгы белән чагыштырганда иң экономияле газ булып тора.
Руслан Потапов фотосы.