«Көнчыгыш» автовокзалы Казан-Байлар Сабасы-Казан маршруты буенча рейсларны яңарта

2019 елның 15 марты, җомга

«Көнчыгыш» автовокзалы Казан-Байлар Сабасы-Казан маршруты буенча рейсларны яңарта.

Уңайлы автобуслар Казаннан көн саен 09.40 һәм 15.40 кузгалып китә. Байлар Сабасыннан - 07.00 һәм 13.00 (автовокзал Закиров урамы, 78 адресы буенча урнашакан). Билет бәясе 200 сум тәшкил итә.

Рейслар турында өстәмә мәгълүматны «Көнчыгыш» автовокзалы телефоннары 8 (843) 233-41-17 һәм 259-30-37 аша белергә була.

Исегезгә төшерәбез, «Көнчыгыш» автовокзалы Аграр урамы, 8 адресы буенча «Казан» агросәнәгать паркы янында урнашкан. Автовокзалга түбәндәге шәһәр җәмәгать автобуслары белән барып җитәргә мөмкин: №№ 5, 33, 34, 63, 71, 197. Эш вакыты 06.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International