Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында тимер юлда йөк ташуны үстерү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы булып узды.
Очрашуда катнашучылар нефть химиясе тармагы предприятиеләренең («Танеко» АҖ, «Таиф - НК» ААҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ, «Менделеевсказот»ҖЧҖ) җитештерү күләмнәрен исәпкә алып, Кама кластерының тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Тихоново станциясеннән Тракторная станциясенә кадәр яңа тимер юл төзү мөмкинлеге каралды.