ANEX Tour Russia туроператоры «Бигеш» аэропортыннан Антальяга очыш программасына рейслар өстәде.
Анталий яр буенда «Бигеш» аэропортыннан беренче рейс 16 апрельдә старт алачак, ә очыш программасы октябрь азагында тәмамланачак.
Чартер рейслары «AZUR air» авиакомпаниясенең Boeing 737-800 һава судларында атнага бер тапкыр ешлыгы белән башкарылачак.
Бүгенге көндә Анталиянең яр буенда туроператор тәкъдимнәре исемлегендә 700 дән артык кунакханә исәпләнә.
Шуны да искәртик: «Бигеш» аэропорты очышларының язгы-җәйге расписаниесе кысаларында Антальяга рейслардан тыш, AZUR Air авиакомпаниясе ANEX Tour туроператоры мәнфәгатьләрендә шулай ук Даламан (Төркия) шәһәренә чартер очуларын да башкарачак.