Өстәмә поездлар мартның бәйрәм көннәрендә Казанны Санкт-Петербург һәм Мәскәү белән тоташтырачак

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Федераль пассажир компаниясе («ФПК» АҖ) мартның бәйрәм көннәрендә Казан һәм Мәскәү, Казан һәм Санкт-Петербург арасында өстәмә поездлар санын арттыра.

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү чорында түбәндәге өстәмә ерак арага йөрүче поездлар билгеләнә:

- 273/274 номерлы Мәскәү – Казан поезды башкаладан 7 һәм 8 мартта 01:20 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 14:50 килә. Казаннан 9 һәм 10 мартта 16:00 кузгалып, башкалага 10 һәм 11 мартта 04:42 сәгатьтә килә;

- 205/206 номерлы Мәскәү – Казан поезды 7 март көнне башкаладан 17:48 кузгалачак, Казанга 8 мартта 8:13 килә. Казаннан 10 мартта 19:41 сәгатьтә китә, Мәскәүгә 11 мартта 11:25 сәгатьтә килә.

- 226/225 номерлы Мәскәү – Казан поезды 8 март көнне башкаладан 01:40 кузгалачак, Казанга 8 мартта 15:55 килә. Казаннан 10 мартта 08:02 кузгалачак, Мәскәүгә 10 мартта 22:39 килә.

- 253/254 номерлы Санкт – Петербург-Казан маршруты Санкт-Петербургтан 7 мартта 15:26 сәгатьтә китә, Казанга 8 мартта 18:50 килә. Казаннан 9 мартта 23:00 сәгатьтә кузгалачак, Санкт-Петербургка 10 мартта 04: 13 килә.

Юл йөрү документларын «ФПК» АҖ билет кассаларында, «РТЮ» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары һәм «РЖД пассажирлар» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Ерак араларга йөрүче поездлар җәдвәле турында өстәмә мәгълүматны «РТЮ» ААҖнең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча һәм «РТЮ» ААҖнең рәсми сайтында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International