Belavia авиакомпаниясе европа шәһәрләре транзит очышларына билетлар сатып алганда ташламалар бирә

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Belavia авиакомпаниясе Барселона, Берлин, Брюссель, Ларнак, Париж, Прага, Рим, Стокгольм, Франкфурт һәм Хельсинки шәһәрләренә ике якка билетлар сатып алган очракта 50% ташлама бирә.

Тәкъдим 5 марттан 12 мартка кадәр авиакомпания рейсларына транзит очуларга Минск шәһәрендә тукталыш алган очракта, мәсәлән Казан-Минск-Прага-Минск-Казан гамәлдә. Очып китү вакыты һәм көннәрен үзгәртү тыела. Билет маршрутның чиратлылыгы нигезендә, билетта күрсәтелгән беренче аэропорттан башлап файдаланыла. Участокларның берсендә билет кулланылмаган очракта, пассажирлар маршрутның алдагы барлык участокларында очырга тиеш түгел. Бу очракта пассажирга түләнгән сумма кире кайтарылмый.

Шулай ук авиакомпания шуны искәртә: махсус бәя буенча сатып алынган билетлар, кире кайтарылмый. Пассажир очыштан баш тарткан очракта түләнгән сумма кире кайтарылмый. Сайланган даталарга билетлар юк икән, махсус тариф белән куллану өчен «Тарифлар календаре» бүлегендәге «Билетларга заказ» вазыйфасыннан файдаланырга мөмкин.

Билетларны belavia.by сайтында, авиакомпаниянең офисларында һәм агентларда алырга мөмкин.

5 нче мартта Татарстанда болытлы һава көтелә. Көндез юеш кар һәм яңгыр, кайбер районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көндез урыны белән көчле, 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International