Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе белән Коми нефть башкаласына

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан һәм Бөгелмәдән Усинск шәһәренә туры рейслар ачты.  Очышлар атнага ике тапкыр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 50 урынлы Канада CRJ-200 башкарыла. 

Казан-Усинск маршруты буенча очу вакыты 2 сәгать дәвам итәчәк, билетны   2 590 сумга сатып алырга мөмкин. Бөгелмәдән Усинск шәһәренә 2 сәгать 10 минутта очып җитәргә мөмкин. Авиакомпания сайтында сатып алу шарты белән бер якка авиабилет бәясе 5 730 сум тәшкил итә.

Бу көннәрдә Усинскида пресс-турда Татарстан журналистлары да булдылар. 4 сәгать эчендә нәрсә күрергә була?

Усинск - Коми Республикасының нефть башкаласы. Биредә нефть 1962 елда чыгарыла башлаган. Шуңа күрә шәһәрдә нефтьче һәйкәле куелу гаҗәп тә түгел.

1975 елда шәһәр бөтенсоюз комсомол төзелеше дип игълан ителә. Шәһәргә керү юлында беренче комсомолларга багышланган стела тора. Ул яшь парлар арасында популярлык казана.

Усинскида черкигә һәйкәл бар. Аның проектын Ухта технология университетының студенты ясады. Бу шәһәр сазлыкларда тора, шуңа күрә черкиләр җәй буе хакимлек итәләр.

Усинск - кара алтын, нефтьчеләр шәһәре генә түгел, ә иң игелекле кешеләр шәһәре дә. Бүген биредә 38 меңнән артык милләт вәкиле яши. Гомумән, Усинск-тормыш өчен бик уңайлы. Биредә мәдәни һәм спорт объектлары күп.

Усинск үзенең гыйбадәтханәләре белән дә кызыклы. Алар барысы да 21 гасырда төзелгән.

Усинск шәһәрендә шәһәр үсеше өчен нигез булган нефтьтән тыш, балыкчылык, боланчылык һәм кыйммәтле мех җитештерү белән дә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International