5 мартка кадәр Мәскәү-Казан поездына махсус бәядән билет сатып алырга мөмкин

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Пассажирлар Мәскәү-Казан юнәлешендәге 23/24 нче фирмалы ике катлы поезд купе вагоннарның өске урыннарына 1399 сумга билетлар рәсмиләштерә алалар.

Махсус тариф буенча юл йөрү документларын 5 мартка кадәр сатып алырга мөмкин.

Федераль пассажир компаниясенең барлык поездларына билетларны ерак араларга йөри торган кассаларда һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында, шулай ук «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International