Краснодарга рейслар «Бигеш» аэропортының җәйге расписаниесенә кире кайтарыла

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Җәйге сезонда «Азимут» авиакомпаниясе Краснодарга «Бигеш» халыкара аэропортыннан даими рейслар башкаруны яңадан башлап җибәрә. 2019 елның 4 апреленнән Пашковский (Краснодар) база аэропортыннан Бигеш авиаташучы рейсларны башкара башлаячак.

Очыш программасы пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 100 пассажирга исәпләнгән Sukhoi Superjet 100 тибындагы һава судноларында башкарылачак,.

Искәртеп үтик, Краснодар рейсларыннан тыш, «Азимут» авиакомпаниясе атнага ике тапкыр Ростов-на-Донуга даими рейслар башкарачак. Краснодарга һәм Ростов-на-Донуга рейслар региональ һава транспортында пассажирлар йөртүне үстерү федераль программасы кысаларында Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Сатуда минималь тариф 2240 сум. Билетлар сату ташучының рәсми сайтында ачылды https://azimuth.aero/ru һәм Бигеш аэропорты кассаларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International