«Казан» халыкара аэропорты электрон утыру талоннары булган пассажирларга хезмәт күрсәтә

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

25 февральдә РФ Транспорт министрлыгының № 7 боерыгы үз көченә керде, аның нигезендә рейска мөстәкыйль рәвештә онлайн-теркәлгән пассажирлар, утыру талоны күрсәткәндә, аэропортта очу процедураларын узу мөмкинлеге бирелә. Шул ук вакытта утырту талоны кәгазьдә түгел, ә электрон рәвештә рәсмиләштерелергә тиеш. Пассажирга «Казан» халыкара аэропорты хезмәткәрләренә электрон билетның смартфоннан яки планшеттан QR-кодын күрсәтү дә җитә.

«Казан» халыкара аэропортын техник яктан җиһазландыру, әлеге технология нигезендә пассажирларга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә, ул Казан аэропортында 2018 елда ук тест режимында уңышлы файдаланылды.

Хәзерге вакытта «Казан» аэропорты электрон утырту талоннары булган пассажирларга актив хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International