Фото-видеофиксация приборларын арттыру тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте иминлеген арттыруга ярдәм итә

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген «Татмедиа» Республика агентлыгында «Татар-информ» МА мәйданчыгында тимер юл аркылы чыгу урыннарында иминлек мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары бүлеге башлыгы Олег Казеннов катнашты.

О. Казеннов хәбәр иткәнчә, Татарстан территориясендә 198 тимер юл кичүе урнашкан, шул исәптән «Россия тимер юллары» ААҖ балансында булган 142 тимер юл аркылы чыгу урыны. Сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары карамагында булган ведомство кичүләре-56. Хәзерге вакытта 33 тимер юл аркылы чыгу урыны дежур хезмәткәр белән саклана. 165 тимер юл кичү урыннары сакланмый.

О. Казеннов сүзләре буенча, 2018 елда республиканың тимер юл кичүләрендә 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган. Барлык очракларда да юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе - тимер юл аркылы чыкканда машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.

«РТЮ» ААҖ белән имзаланган килешү кысаларында ел саен тимер юллар аша чыгу урыннарын һәм аларга керү юлларын ремонтлау буенча уртак программа формалаша. Шулай итеп, 2018 елда 50 тимер юл кичүен ремонтлау эшләре башкарылган.

2 күчеш - Казандагы 800 км тимер юл аркылы чыгу урыны һәм Биектау станциясе янындагы 820 км аралык фото-видеофиксация җайланмалары белән җиһазландырылды. Фото-видоефиксация приборлары тагын 7 тимер юл күчү урыннарында тест режимында эшлиләр: Яңа Аракчино – Лагерная 6 км аралыгында, Юдино – Яңа Аракчино 4 км аралыгында, Куланга-Ключи 75 км аралыгында, Бирюли – Коркачык 831 км аралыгында, Коркачык – Арча 849 км аралыгында, Яшел Үзән-Васильево 764 км аралыгында һәм Яшел Үзән - Волжск 7 км аралыгында. Фото-видеофиксация приборларын арттыру юл хәрәкәте һәлакәтен киметүгә ярдәм итәчәк.

Тимер юл аша чыгу урыннарында һәм аларга керү юлларын төзекләндерү буенча уртак программа 2019 елга да формалаштырылган. 44 тимер юл аркылы чыгу урынында эшләр башкарылачак. Шул исәптән Горький тимер юлының 11 тимер юл аркылы чыгу урыннарында асфальт-бетон өслеген ремонтлау планлаштырылган.

Шулай ук, Олег Казеннов «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ЮХИДИ органнары белән берлектә ел саен юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча чаралар планы эшләнүен билгеләп үтте. Әлеге план нигезендә «Игътибар, тимер юл кичүе» айлыгы үткәрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International