Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2019 елда 64 км юлны реконструкцияләү эшләре башкарылачак

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

2019 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә поездларның өзлексез һәм куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен 64 чакрымнан артык юллар реконструкцияләнәчәк. Шулай ук капиталь ремонт чорында 9 укны күчерү комплектларын урнаштыру планлаштырыла.

Юлларны ремонтлау һәм яңарту кампаниясе апрель-декабрь айларында узачак. Бу чаралар инфраструктура ышанычлылыгын, пассажир поездларының хәрәкәт тизлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә өчен. 2018 елда төбәктә 63,8 км юл төзекләндерелгән, 30 ук күчерү комплектлары җәелгән, 24,7 км юлга рельслар алмашы башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International