«Бигеш» аэропорты язгы-җәйге очышлар расписаниесенә Монастирга рейслар өстәде

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

«Бигеш» халыкара аэропорты язгы-җәйге расписаниегә тунис курорт шәһәре Монастирга рейслар өстәде.

Рейслар Pegas Fly авиакомпаниясенең чартер очышлары базасында Pegas touristik туроператоры мәнфәгатьләрендә башкарылачак.

Чартер программасы май аенда старт ала һәм октябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Очышлар 189 пассажир йөртүгә исәпләнгән Boeing 737-800 уңайлы һава судноларында 10 көнгә 1 тапкыр башкарылачак.

Тунис - Россия туристларының иң популяр ял итү урыннарының берсе.

Исегезгә төшерәбез, Монастирга рейслар 2017 елның җәендә Бигеш аэропорты расписаниесендә барлыкка килде һәм Кама аръягында яшәүчеләр арасында ихтыяҗ барлыгын күрсәтте. Бигеш аэропортының язгы-җәйге расписаниесенә Туниска рейслардан тыш Анталья һәм Даламанга чартер очышлары да башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International