Татарстан транспорт комплексының физик культура командалары арасында «Сәламәтлек-2019» Спартакиадасы старт алды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Татарстанның транспорт комплексы физик культура командалары арасында «Сәламәтлек-2019» Спартакиадасы башланды. Спартакиада автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының 100 еллыгына багышланган.

2019 ел дәвамында түбәндәге спорт төрләре буенча ярышлар узачак: чаңгы ярышлары, волейбол, пуля белән ату, җиңел атлетика, мини-футбол, шахмат, шашка, дартс, стрит-бол һәм өстәл теннисы.

Узган шимбәдә «Динамо» чаңгы базасында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең спорт командалары арасында чаңгы ярышлары узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча I урынны «Главтатдортранс» ДКУ командасы алды, икенче урынны Казан шәһәренең «ПАТП №2» предприятиясе чаңгычылары яулады, өченче урында – «Транспроект» АҖ командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International