2018 елда Казан төбәгендәге Горький тимер юлының экологик күрсәткечләр яхшыртылды. Мәсәлән, 2017 ел белән чагыштырганда атмосферага стационар чыганаклардан пычраткыч матдәләр чыгару күләме 1,8% ка кимегән.
2018 елда регионның экологик лабораториясе тарафыннан 6000 артык объектларның (су, туфрак, атмосфера һавасы) тикшеренүе үткәрелгән.
Моннан тыш, экологик акцияләр барышында тимерьюлчылар 1300дән артык агач һәм куак утырттылар, чүп-чардан чистарттылар һәм тимер юл янындагы 240 мең квадрат метрдан артык территорияне төзекләндерделәр.