Казан федераль университеты студентлары һәм укытучылары «Сәламәтлек поездлары» беренче рейсына юл тоттылар

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

«Сәламәтлек поезды» махсус проектын «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе һәвәскәр спортчылар өчен башлап җибәрде.

«Сәламәтлек поезды» проекты Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, шулай ук югары уку йортлары белән берлектә гамәлгә ашырыла. Төп максат – пассажирлар агымын арттыру һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

 «Сәламәтлек поездлары» беренче рейсына Казан федераль университетының йөз илле студенты һәм укытучысы юл тотты. Спортчылар өчен аерым вагоннар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International