Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 153 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 52 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 468 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 302.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3255 кеше килгән, 3232 пассажир киткән.
14 нче февральдә республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан, күпчелек районнарда кар, урыны белән юеш кар, кайбер районнарда буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр. Температура: +1...-4, көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.