Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә тимер юл инфраструктурасында урлаулар саны кимүе билгеләнә

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Куйбышев төбәк үзәгенең Ульяновск бүлеге мәгълүматларына караганда, Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге инфраструктурасында 2018 елның 12 ае эчендә законсыз тыкшыну очраклары ике тапкырга диярлек кимегән (2018 елда – 74, 2017 елда – 136). Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук саклау органнары тарафыннан җинаять эшләре кузгатылган.

Еш кына юлның өске төзелешендәге төсле һәм кара металл кергән детальләр, дизель ягулыгы җинаятьчел кул сузулар объектлары булып тора. Хокук бозучылар арасында, нигездә, балигъ булмаганнар һәм эшсезләр, шулай ук билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар бар. Иң күп урлаулар саны сакланмый торган объектларда һәм тимер юл вагоннарында бара.

Тимер юлчыларның хокук саклау органнары белән бергәләп кисәтү-профилактика эше, тимер юлчыларның үз уяулыгы һәм контроле нәтиҗәсендә законсыз тыкшыну очраклары кимегән.

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә вандаль гамәлләргә каршы көрәшү өчен иң мөһим инфраструктура объектлары (вокзаллар, вагоннар торган парклар, локомотив деполары, элемтә төеннәре, күпер һәм башкалар) артыннан тәүлек буе күзәтү алып барыла. Видеокүзәтү системалары модернизацияләнә, хокук саклау органнары һәм сакчылык предприятиеләре вәкилләре белән берлектә «Йөк», «Металл» оператив-профилактик чаралар комплексы үткәрелә.

Тимерьюлчылар гражданнарга тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыкшыну тимер юл эшенә, шул исәптән шәһәр яны һәм ерак араларга йөрүче поездлар хәрәкәтенә тискәре йогынты ясавын, административ җаваплылыкка да, җинаять җаваплылыгына да китерүен искәртәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International