«Бигеш» аэропорт комплексын реконструкцияләү өстенлекле проектларның берсе булып кала. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар буенча коллегия утырышында хәбәр итте.
2024 елга кадәр исәпләнгән комплекслы план кысаларында агымдагы елның февралендә халыкара линияләр аэровокзалын төзү проектын гамәлгә ашыруга керештеләр. Төзелеш аэропорт чаралары хисабына башкарыла. Объектны файдалануга тапшыру срогы - 2020 елның декабре. Сәгатенә 60тан алып 200 кешегә кадәр үткәрү сәләтен арттырып чит ил аша үткәрү пунктын реконструкцияләү күздә тотыла. 2018 ел бәяләре 1 миллиард 132 миллион сум тәшкил итә.
Федераль акчалар хисабына 2018 елда реконструкциянең 2 этабын гамәлгә ашыруга керештеләр, ул электр белән тәэмин итү системасын, аэродромның эчке юлларын һәм периметрлы коймаларны үз эченә ала. Хәзерге вакытта проект эшләре бара.
«Гражданнар аэропорты администрациясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе карамагына керүче бердәм аэродром комплексы булдыру мөһим бурыч булып кала. Бүген «Бигеш» аэропортының очып китү-утыру полосасы республика милкендә. Узган ел Росавиациягә полосаларны федераль милеккә тапшыру өчен документлар исемлеге тәкъдим ителгән. Ленар Сафин ассызыклаганча, агымдагы елда тапшыру процедурасын башларга кирәк.