Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 189 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 2826 тонна ком-тоз катнашмасы, 56 тонна чиста тоз сибелгән. Хәзер юлларда 409 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә. Махсус техниканың күбесе Зәй (21), Әлмәт (19), Алабуга (14) һәм Арча (14) районнарында эшли.
Татарстанның «Казан», «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмаган. «Бигеш» аэропортында «Победа» авиакомпаниясенең Мәскәү (Внуково)-Түбән Кама рейсы һава шартлары аркасында бер сәгатькә тоткарланган. Тимер юл транспорты штат режимында эшли.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт (тел. 291-91-91) эшли, ул автомобиль юлларының торышы буенча да мәгълүмат кабул итә.
Машина йөртүчеләр, тизлек режимын саклавыгызны, куркыныч маневрлар ясамавыгызны, бигрәк тә каршы хәрәкәт полосасына чыкканда дистанцияне һәм интервалны арттыруыгызны һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелып торуыгызны сорыйбыз.