Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 407 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 3234 тонна ком-тоз катнашмасы, 70 тонна чиста тоз һәм 30 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Хәзер юлларда 410 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.
Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмаган. Тимер юл транспорты штат режимында эшли.
Төбәк автомобиль юлларында һава торышы үзгәрүне хәбәр итүче 56 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре конкрет нокталар буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: фоторәсем, өслекнең торышы, юл температурасы.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт (тел. 291-91-91) эшли, ул автомобиль юлларының торышы буенча да мәгълүмат кабул итә.
5 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән кар, көндез урыны белән көчле, кайбер районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Температура: -6...-11 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Машина йөртүчеләр, тизлек режимын саклавыгызны, куркыныч маневрлар ясамавыгызны, бигрәк тә каршы хәрәкәт полосасына чыкканда дистанцияне һәм интервалны арттыруыгызны һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелып торуыгызны сорыйбыз.