«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең Казан һәм Самарадан Омск шәһәренә даими рейслары

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе гыйнвардан атнага бер тапкыр Самара-Омск-Самара маршруты буенча яңа регуляр рейсларны үтәүгә кереште.

Самарадан Омскига очыш пәнҗешәмбе көнне сәгать 17:30 башкарыла. Омскидан Самарага очышлар сишәмбе көнне - 05:20. Билетны авиакомпания сайтында сатып алу шарты белән бер якка бәясе 2 590 сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук авиакомпания Казан-Омск-Казан маршруты буенча даими рейслар башкара.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Омскига рейсларны 2018 елның ноябрь башында үтәргә кереште.  

Казаннан Омск шәһәренә атнага 3 тапкыр очарга була: дүшәмбе - 23:00, пәнҗешәмбе - 15:00 һәм якшәмбе көннәрендә - 00:10. Кире якка сишәмбе -05:20, пәнҗешәмбе - 23:00 һәм якшәмбе көннәрендә 06:40 сәгатьтә очарга мөмкин. Билетны авиакомпания сайтында сатып алу шарты белән бер якка  бәясе 2 590 сум тәшкил итәчәк.

Һәр юнәлештә җирле вакыт күрсәтелгән.

Рейслар Канада җитештерүендәге Bombardier уңайлы CRJ-200 самолетларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International