Тимерьюлчылар Идел-Кама төбәге чикләрендә урнашкан Татарстан Республикасы тимер юл кичүләрендә хәрәкәт куркынычсызлыгы белән бәйле хәлгә борчыла. 2018 елда республика территориясендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (2017 елда – бер очрак та булмаган).
2019 ел башында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында тагын бер юл-транспорт һәлакәте булган. 14 гыйнварда Никашновка станциясендә КамАЗ автомобиле йөртүчесе эшли торган сигнализацияне исэпкэ алмыйча якынлашып килүче йөк поезды алдыннан тимер юл кичүенә чыккан.
Юл-транспорт һәлакәтләренең барлык очракларында да автотранспорт чаралары шоферлары гаепле булган, алар тимер юл аркылы чыгу урыннарына якынлашканда, юл торышын дөрес бәяләмиләр, шлагбаумнар булуга карамастан, светофорның тыелган сигналына тимер юлга чыкканнар.
Куйбышев тимер юлы машина йөртүчеләрне тимер юллар аша чыкканда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.