«РТЮ Пассажирларга» кушымтасыннан iOS һәм Android базасында булган смартфоннар ияләре файдалана ала. Сатып алынган билет экранда QR-код рәвешендә күрсәтелә, аны турникеттагы тышкы ридерга куеп алырга кирәк. Билетны шулай ук электрон почтага җибәрергә һәм аннан бастырып чыгарырга була.
Хәзерге вакытта «РТЮ Пассажирларга» мобиль кушымтасында «Содружество» АҖ поездларына түләүле категорияле билетлар сатыла.
«РТЮ Пассажирларга» кушымтасындагы билетлар өстәмә хаксыз һәм өстәмә җыемсыз сатыла. Сату поезд китәргә 10 тәүлек кала ачыла.
«РТЮ Пассажирларга» рәсми мобиль кушымтасы кушымталарның онлайн-кибетләрендә гамәлдә.
«РТЮ Пассажирларга» кушымтасы ярдәмендә шулай ук ерак араларга йөрүче поездларга комиссиясез билетлар сатып алырга, багаж һәм йорт хайваннары ташуны рәсмиләштерергә, элек сатып алынган юл документлары турында мәгълүматны тикшерергә, җәдвәл белән танышырга мөмкин.