«Бигеш» аэропорты 2018 елга нәтиҗәләр ясады

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 ел хезмәт күрсәткән пассажирлар саны буенча «Бигеш» аэропорты өчен рекордлы ел булды. Хисап чорында 777 263 пассажирга (+32%) хезмәт күрсәтелгән.

Аэропортның пассажирлар агымы елдан-ел арта бара: еллык максималь пассажирлар ташу күләме 2017 елга туры килгән, ул вакытта Бигештә 587 775 пассажир кабул ителгән иде, бер ел элек аэропорт тарафыннан 380 997 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, ә 2015 елдан 2018 елга кадәр пассажирлар агымы ике тапкырга артткан.

Росавиация мәгълүматларына караганда, «Бигеш» аэропорты ел нәтиҗәләре буенча үз позицияләрен яхшырткан һәм Россиядә пассажирлар агымы буенча эшләүче 258 аэропорт арасында рейтингта 36дан 35 урынга күчкән.

2018 елда Бигештән очышлар географиясен берьюлы 9 яңа рейс тулыландырды: «Победа» лоукостеры Санкт-Петербургка рейс җибәрде, «РусЛайн» авиакомпаниясе Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Минераль Сулар һәм Екатеринбургка берьюлы дүрт яңа юнәлеш ачты. 2018 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Бигеш» аэропорты җәдвәле «Азимут» авиакомпаниясенең Краснодар һәм Ростов-на-Донуга турыдан-туры рейслары белән тулыланды. Халыкара линияләр буенча Анталиягә һәм Монастирга рейслардан тыш Даламан һәм Дубай рейслар үтәү башланды.

2018 елда эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы 28% (664 220 кеше) тәшкил иткән, халыкара һава линияләрендә 113 043 кешегә хезмәт күрсәтелгән (үсеш 63%).

2018 ел нәтиҗәләре буенча иң популяр маршрутлар исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Симферополь, Краснодар, Анталия, Дубай кебек юнәлешләр эләккән.

2018 елның февралендә «Бигеш» аэропорты «Елына 2 миллион пассажирга кадәр пассажир агымы булган халыкара аэропорт» категориясендә «Иң яхшы аэропорт 2017» номинациясендә көмеш призер булды.

«Россиянең бөек исемнәре» проекты аэропорт өчен 2018 елның кызыклы вакыйгасы булды.  Аэропортка «Нижнекамскнефтехим»ның беренче җитәкчесе һәм аңа нигез салучы Николай Лемаев исеме бирелде.

2019 ел «Бигеш» аэропорты өчен уңышлы булырга охшаган. Бигештә Үзбәкстан һәм Әзербәйҗанга ике яңа рейска старт бирергә, Анталиягә рейсларның ешлыгын арттырырга, Истанбулга даими рейс ачарга ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International