Гыйнвардан башлап «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан һәм Калининградтан Волгоградка рейслар башкара. Рейслар 50 урынлы CRJ-200 һава судноларында башкарыла.
Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча очу вакыты 1 сәгать 30 минут тәшкил итә. Очышлар атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарыла. Авиабилет бәясе бер якка, авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru сатып алу шарты белән, 5 247 сум тора. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Татарстан башкаласы һәм герой-шәһәр арасында рейслар Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан башлап җибәрелде һәм мундиаль чорында алар популярлык казанды.
Калининград-Казан-Волгоград рейслары чәршәмбе көнне, Волгоград-Казан-Калининград шимбә көннәрендә башкарыла. Юл вакыты 5 сәгатьтән артык дәвам итәчәк (Казанда арадаш тукталыш белән). Авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru сатып алынган очракта авиабилет бәясе бер якка 5 730 сумнан башлана.
Рейслар турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.