Казан төбәгенең тимер юл аркылы чыгу урыннарында 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләре саны сизелерлек кимеде

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

2018 ел нәтиҗәләре буенча Горький тимер юлының Казан төбәге тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре 37,5% ка кимегән.

Ел нәтиҗәләре буенча төбәктә барлыгы 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 3 кеше зыян күргән һәм 5 кеше һәлак булган. 2017 елның шул ук чорында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 9 кеше зыян күргән һәм 1 кеше һәлак булган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда пассажир поездлары белән бәрелешүнең 2 очрагы теркәлгән.

Барлык очракларда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу (транспорт чараларын йөртүчеләрнең тимер юл аркылы кисәтүче кызыл сигналга чыгулары) юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпчесе булды. Иң күп аварияләр саны түбәндәге төбәкләрдә теркәлгән: Чуваш Республикасында - 3, Татарстан Республикасында - 2.

Горький тимер юлы җитәкчелеге автотранспорт йөртүчеләрне тимер юллар аша чыкканда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен игътибарлы һәм тайпылышсыз үтәргә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International