«ЮВТ АЭРО» Пермьнән төньяк регионнарга туры авиарейслар ачты

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе гыйнвардан башлап Пермьнән төньяк регионнарга туры авиарейслар ачты. Хәзер Зур Савино халыкара аэропортыннан пассажирлар Яңа Уренгой, Салехард, Нижневартовск һәм Ноябрьскига китә алалар. Рейслар 50 урынлы CRJ-200 һава судларында башкарыла.

Пермьнән яңа Уренгойга сишәмбе һәм шимбә көннәрендә 14:20 сәгатьтә очып китәргә мөмкин. Шул ук көннәрне кире юнәлештә - 10:50 сәгатьтә. Билетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, бәясе бер якка 5 090 сум тәшкил итәчәк.

Салехардка рейслар дүшәмбе 13:40 һәм җомга көннәрендә 7:40 сәгатьтә билгеләнгән. Кире очышлар дүшәмбе көнне 17:00 һәм җомга көннәрендә 11:00 сәгатьтә башкарыла. Билетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, бәясе бер якка 5 090 сум тәшкил итәчәк.

Пермьнән Нижневартовскига чәршәмбе - 16:10 һәм якшәмбе көннәрендә - 17:50, кире якка чәршәмбе - 19:30 һәм якшәмбе көннәрендә 21:00 сәгатьтә очарга мөмкин. Билетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, бәясе бер якка 5 730 сум тәшкил итәчәк.

Пермьнән Ноябрьскига очышлар чәршәмбе 9:50 һәм якшәмбе көннәрендә 11.30 сәгатьтә, ә кире якка чәршәмбе 13:00 һәм якшәмбе көннәрендә 14:40 сәгатьтә башкарыла. Билетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, бәясе бер якка 5 090 сум тәшкил итәчәк.

Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International