Татарстанның Алексеевск районында автомобиль юллары буенча транспортны тоткарлыксыз йөртү өчен 4 км озынлыкта карны тоткарлаучы киртәләр урнаштырылган. Бу хакта узган җомгада ТР Алексеевск районына пресс-тур вакытында журналистларга «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директорының юлларны карап тоту буенча урынбасары Әнәс Гатин хәбәр итте.
«Быелгы кыенлыклар һава шартлары белән бәйле - кар күп, бураннар. Быел, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк кар яугандыр инде. Без карны тоткарлаучы җайланмалар урнаштырабыз, 4 км якын киртә куйдык», - дип сөйләде Гатин.
Ул ассызыклап үткәнчә, кар тоткарлаучы җайланмалар Саескан Тавы авылы ягына һәм Чистай юнәлешенә күпер аркылы чыгу юлы янында урнаштырылган.
Юлчыларга күп кар яуган вакытта бәйрәм һәм ял көннәрендә ныклап эшләргә туры килде, дип ассызыклады массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре әңгәмәдәше. «Әмма барысы да эшне оештырудан тора, әгәр барысы да дөрес оештырылса, проблемалар юк", - дип өстәде ул.
«Алексеевскдорстрой» 1,3 мең км дан артык автомобиль юлларында хезмәт күрсәтә, шул исәптән 120 км федераль әһәмияттәге юлларда да. Кышкы чорда юлларда хезмәт күрсәтү өчен 100 берәмлектән артык махсус техника бар. Кышка 31 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 3 мең тоннага якын тоз әзерләнгән.