«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 18 гыйнвардан Идел буе федераль округының өч шәһәренә - Казан, Самара һәм Пермьгә Салехард аэропортыннан очулар башлый.
Салехард-Казан маршруты буенча рейслар дүшәмбе көннәрендә башкарылачак: Салехардтан 17:00 сәгатьтә очып китәчәк, Казанга 19:30 сәгатьтә киләчәк. Казаннан Салехардка җомга көннәрендә очачак, Салехардка 10:00 сәгатьтә киләчәк.
Салехард-Самара маршруты буенча рейслар җомга көннәрендә башкарылачак: Салехардтан 11:00 очып китәчәк, Самарага 14:35 сәгатьтә киләчәк. Самарадан Салехардка дүшәмбе көннәрендә 10:15 сәгатьтә очачак, Салехардка 16:00 сәгатьтә киләчәк.
Салехард-Пермь маршруты буенча рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак. Дүшәмбе көнне Пермьнән 13:40 сәгатьтә очачак, Салехардка 16:00 сәгатьтә киләчәк, Пермьгә 19:20 киләчәк. Шулай ук җомга көннәрендә Пермьнән - 07:40 сәгатьтә очу планлаштырылган, Салехардка 10:00 сәгатьтә киләчәк, Салехардтан 11:00 сәгатьтә очачак, Пермьгә 13:15 сәгатьтә киләчәк.
Авиакомпания сайтында сатып алынган очракта, авиабилетларның бөтен юнәлешләр буенча бер якка бәясе 7 140 сум тәшкил итәчәк.
Рейслар 50 кеше сыйдырышлы CRJ-200 һава судларында башкарыла. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.