Росавиация региональ авиаташуларны субсидияләү федераль программасы кысаларында 2019 елда субсидияләнүче маршрутлар исемлеген раслады.
Күрсәтелгән исемлеккә Татарстан Республикасы аэропортларыннан 24 маршрут кертелгән. Казаннан Барнаул, Волгоград, Тау-Алтайск, Калининград, Липецк, Махачкал, Түбән Новгород, Нижневартовск, Яңа Уренгой, Омск, Оренбург, Пермь, Самара, Ростов-на-Дону, Сургут, Томск, Усинск һәм Чиләбегә рейслар планлаштырылган.
Түбән Камадан Ростов-на-Дону, Бөгелмәдән - Нижневартовск, Яңа Уренгой, Ноябрьск, Сургут һәм Улинскига маршрутлар субсидияләнә.
Татарстан Республикасы шулай ук төбәк авиаташуларны субсидияләү программасын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Агымдагы елда санап үтелгән 24 маршруттан 18 маршрутны финанслауда катнашабыз.
Махсус тарифлар буенча даими рейслар, беренче чиратта, халыкны төбәк авиаташулары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук бу Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре арасында авиаочышларны ныгыту, үстерү һәм хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлек бирә.