Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы-2019» массакүләм чаңгы ярышы узачак

2018 елның 28 декабре, җомга

2019 елның 9 февралендә Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы-2019» массакүләм чаңгы ярышы узачак. Ярышларны ачу тантанасы 10.00 сәгатьтә шәһәр ипподромында булачак.

Спорт чараларында предприятие, оешма һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, мәктәп укучылары катнашачак. Әлеге спорт бәйрәмендә теләге булган һәркем катнаша ала. 

Урамнарны һәм юлның машиналар йөри торган өлешен ябу планлаштырылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International