Әлмәт кышкы спорт төрләре фестивале үткәрә

2018 елның 28 декабре, җомга

Әлмәттә «SnowFest - 2019» кышкы спорт төрләре фестивале узачак.

1 февральдә «ЯН» тау чаңгысы комплексында фестиваль кысаларында тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча ярышлар узачак.

2-3 февральдә Әлмәт шәһәре ипподромында биатлон һәм чаңгы марафоны буенча ярышлар узачак.

Ярышларда Татарстан Республикасының иң көчле спортчылары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International