«Содружество» шәһәр яны компаниясе белән - «Кукмара итекләре» фестиваленә

2018 елның 28 декабре, җомга

«Содружество» шәһәр яны компаниясе 5 гыйнварда «Кукмара итекләре» фестиваленә чакыра. Бәйрәм урынына шәһәр яны поездларында барып җитәргә мөмкин.

«Содружество» шәһәр яны компаниясе туристлык юнәлешен үстерүне дәвам итә һәм барлык теләүчеләрне «Кукмара итекләре» фестиваленә чакыра. Бәйрәм 5 гыйнварда Татарстан Республикасының Кукмара шәһәре Комсомолец мәйданында узачак. Программада: җирле товар җитештерүчеләр товарлары ярминкәсе, театральләштерелгән тамаша, спорт ярышлары, конкурслар, мастер-класслар һәм башкалар. Бәйрәмне үткәрү урынына «Содружество» АҖ шәһәр яны поездларында барып җитәргә мөмкин. Тукталыш - Бертуган Комаровлар т.п..     

 Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 89376250433 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International