Министрлык «Халык контроле» системасында кешеләрнең шикаятьләрен хәл итү буенча Татарстан ведомстволары рейтингында лидерлык итә

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, Татарстанда «Халык контроле»ндә кешеләрнең шикаятьләрен тиз хәл итү нигезендә министрлыкларның рейтингы төзелгән. Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аппараты хезмәткәрләре иң яхшыларны билгеләде. Квартал саен мондый рейтингны ТР Икътисад министрлыгы да төзи. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы кешеләрнең «Халык контроле»нә биргән гаризаларына оперативрак җавап бирә. Лидерлар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International