Төнлә Татарстанның төбәк юлларында 200 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 2729 мең тонна тоз-ком катнашмасы һәм 36 тонна чиста тоз сибелгән.
Хәзер төбәк әһәмиятендәге юлларга 347 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.
Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмаган. Тимер юл транспорты шулай ук штат режимында эшли.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт (тел.291-91-91) эшли, ул автомобиль юлларының торышы буенча мәгълүмат кабул итә.