Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың транспорт комплексында үзмәшгуль гражданнарның керемнәрен легальләштерү һәм аларны яңа махсус салым режимын куллану тәртибенә җәлеп итү буенча киңәшмә булып узды. Мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Венера Камалова, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә шулай ук предприятие җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр дә булды.
2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгуль гражданнарны күләгәдән чыгару буенча яңа салым барлыкка киләчәк. Ул «Профессиональ керемгә салым» дигән яңа махсус салым режимы кысаларында кертелә. Экспериментны 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2028 елның 31 декабренә кадәр 4 пилот төбәктә - Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Калуга өлкәсендә үткәрү планлаштырыла.
Үзмәшгульләрне «Яндекс.Такси»да җәлеп итү тәртибе турында Татарстан Республикасында «Яндекс.Такси» проекты җитәкчесе Петр Диденко сөйләде. Аннары ул пассажирлар ташу буенча хезмәт күрсәтүче агрегаторлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан территориясендә пассажирлар йөртү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче физик затлар һәм эшмәкәрләр өчен һөнәри керем салымын куллану буенча сынау проектын киләчәктә гамәлгә ашыру турында тәкъдимнәр формалаштырылачак.