Бәйрәм алды көннәрендә Казанның Көнчыгыш автовокзалы ихтыяҗ булган маршрутлар буенча өстәмә рейслар оештыра

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Бәйрәм алды көннәрендә пассажирларга уңайлы булсын өчен Казанның Көнчыгыш автовокзалы Яр Чаллы һәм Пермь шәһәрләренә өстәмә рейслар оештыра. Маршрутларда яңа уңайлы автобуслар йөри.

Пермьгә автобуслар 30 декабрьдә 18.30 һәм 31 декабрьдә 08.00 сәгатьтә китәчәк. Юл вакыты якынча 12 сәгать тәшкил итәчәк, билет бәясе - 1300 сум.

Яр Чаллы шәһәренә өстәмә рейслар 29, 30 һәм 31 декабрьдә оештырылган. Автобуслар һәр 2 сәгать саен кузгалачак. Юл вакыты 3 сәгать, бәясе - 400 сум.

Исегезгә төшерәбез, билетларны автовокзал сайтында яки «Көнчыгыш» автовокзалы» ҖЧҖ дип аталучы мобиль кушымта ярдәмендә сатып алырга мөмкин. Шулай ук автовокзал пассажирларга билетларны 233-41-17 һәм 259-30-37 телефоннары буенча броньларга тәкъдим итә, пассажир билетын кассада сатып алырга мөмкин. Билетларны алдан сату башланды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International