Казан-1 тимер юл вокзалына Минскидан беренче халыкара поезд килде

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген 17:53 сәгатьтә Казан-1 тимер юл вокзалына Минскидан беренче халыкара поезд килде. 328/327 нче номерлы «Минск – Казан» поезды Белоруссия башкаласыннан 12 декабрьдә кузгалды. Состав ел әйләнәсендә атнага бер тапкыр йөриячәк һәм Смоленск, Тула, Ряжск, Пенза, Сызрань һәм Ульяновск кебек шәһәрләрне бәйләячәк. Моннан тыш, Казанга Гомель һәм Брест шәһәрләреннән вагоннар каралган.

Минскидан поезд чәршәмбе көнне 21:55 сәгатьтә китә һәм Казанга җомга көнне 17:53 килә. Татарстан башкаласыннан состав шимбә көнне 07:43 сәгатьтә китә һәм дүшәмбе көнне 05:13 сәгатьтә Белоруссия башкаласына килә. Юл вакыты 44 сәгать тәшкил итә. Плацкартка бер якка билет бәясе, ким дигәндә, 4 952 сумга, купега - 10 493 сумга төшәчәк. Моннан тыш, 328/327 нче номерлы Минск – Казан поездларының купе вагоннарына һәм СВ вагоннарына ике юнәлешкә дә бер үк вакытта юл йөрү документларын рәсмиләштергән очракта, «кире» юнәлешкә билет бәясеннән 20% ташлама ясала.

Минскида һәм Казанда бер сәгать поясы. Билетлар 45 тәүлек кала сатыла.

Поездны каршы алучы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров билгеләп үткәнчә, рейс халыкара элемтәләрне ныгытырга һәм ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерергә ярдәм итә.

«Минское отделение Белорусской железной дороги» УПнең Минск вагон участогы баш инженеры Александр Пашик сүзләренә караганда, беренче рейска 195 билет сатып алынган, бу барлык урыннарның 61 проценты.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, 11 декабрьдә Татарстан башкаласына Ташкенттан беренче халыкара поезд килде. 315/316 нчы номерлы Ташкент-Казан поезды Үзбәкстан башкаласыннан 8 декабрьдә кузгалды һәм Казанга 11 декабрьдә килде.

Яңа состав ел әйләнәсендә атна саен Дружинино аша Казанга йөриячәк. Поезд Үзбәкстан башкаласыннан шимбә көнне 03:50 сәгатьтә китә, сишәмбе көнне 06:07 сәгатьтә Казанга килә. Шул ук көнне состав 23:55 сәгатьтә юлга кире чыгачак һәм шимбә көнне 05:00 сәгатьтә Ташкентка киләчәк. «Ташкент – Казан» маршруты буенча юл вакыты 76 сәгать 17 минут тәшкил итә.

Белешмә өчен. Узган елның декабрендә Татарстан башкаласы тантаналы рәвештә Алмата поездын каршы алды, бу маршрутта пассажирлар хәзер ике башкала – Астана һәм Бишкекка кадәр барып җитәргә мөмкин. Гыйнвар аенда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Урта Азиянең эре шәһәре – Ташкент белән турыдан-туры элемтә урнаштыру бурычын билгеләде. «РТЮ» ААҖ «Үзбәк тимер юллары» («Үзбәкстон темир йуллари») белән килешү төзеде. 2018/2019 елларда поездлар хәрәкәтенең яңа графигында Татарстан Республикасы башкаласының яңа халыкара маршруты барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International