«Көнчыгыш» автовокзалы Казаннан Актанышка рейслар яңарта

2018 елның 14 декабре, җомга

14 декабрьдән Казан-Актаныш маршруты буенча автобус рейслары яңартыла. Уңайлы яңа автобуслар «Көнчыгыш»тан дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 15.30 сәгатьтә кузгалып китә. Юл вакыты 6 сәгать 30 минут тәшкил итә. Бәясе 849 сум.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрара йөрүче автобуска билетны автовокзал сайтында интернет аша яки «Көнчыгыш» автовокзалы» ҖЧҖ дип аталучы мобиль кушымта ярдәмендә тизрәк һәм уңайлырак сатып алырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны «Көнчыгыш» автовокзалының белешмә хезмәтендә (843) 233-41-17 телефоны буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International